ТР Сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов: «Безгә ирешкәндә туктарга ярамый. Безгә алга барырга кирәк»

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе

2012 елның 21 нче февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә «2011 елда Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау тармагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2012 елга бурычлар һәм үсеш перспективалары» соравы буенча медицина киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта ТР Сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов катнашты.

Шулай ук киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Депутаты С.М. Зәхәрова, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру сораулары бүлеге башлыгы Б.Д. Менделевич, шәһәр мэры В.Г. Шәйхрәзиев булдылар.

Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклауның идарәсе башлыгы И.Х. Шәрәфетдинов шәһәрнең сәламәтлек саклау тармагы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.

Җыелучылар алдында шулай ук халыкка беренче медик-санитар ярдәм оештыруның яңа моделе буларак гомуми практика бүлеге табибларының эше турында Дәүләт үзидарәле сәламәтлек саклаулар оешмасы «6 нчы номерлы Шәһәр хастаханәсе» нең баш табибы Н.Ф. Мөҗәһитов, һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру– саулыкка ышаныч икәнлеге турында физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Н.Ш. Безрукова чыгыш ясадылар.

Йомгаклау өлешендә ТР Сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррәхов шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмаларының эше югары дәрәҗәдә дип билгеләде, 2012 елда булачак эшкә төп бурычлар куйды. «Без Россиядә сизелерлек була башладык, һәм бу оптимизм барлыкка китерә. Безгә ирешкәндә туктарга ярамый. Безгә алга барырга кирәк» - дип әйтте ул. Министр ассызыклап, сәламәтлек саклау беренчелек игътибары бирә торган тармак төренә күчте, диде. Ул чаллы хезмәттәшләрен бөтен республиканың сәламәтлек саклау системасы алдында торган төп бурычлары белән таныштырды. Иң әвәл, боларга сәламәтлек саклау оешмаларын модернизацияләүне тәмамлау керә. Шушы елда тагын бер бурыч булып тармакта хезмәт түләвенең стимуллаштырган түләүләр хисабына хезмәт хакын 20% ка күтәрергә мөмкин итәчәк тармак системасына күчү тора. Яңа системага күчү 1 июльдән башланыр дип планнаштырылган.

Киңәшмәдән соң, гореф-гадәт буенча, сәламәтлек саклауның лаеклы эшчеләре Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хөрмәт грамоталары белән бүләкләнделәр.

 
Белешмә
 

 2011 елда Яр Чаллы шәһәрендә яшәү озынлыгы 72,4 елны тәшкил итте. Туучылар санының үсеше стабиль кала, ул 51,6% ны тәшкил итте. Абсолют цифрларда 2011 елда 7236 бала туды, бу 2010 елга караганда 225 балага зуррак.

Татарстан Республикасы буйлап үлем санының иң тәбәнәк күрсәткече безнең шәһәрдә билгеләнә – 1000 кешегә 8,1. Шул рәвешле, үткән елда табигый үрчем 1000 кешегә +5,9 булды.

Үткән өч ел эчендә инсульттан үлү 28% ка, инвалидлыкка беренчел чыгу 12% ка түбәнәйде. Миокард инфарктыннан госпиталь үлеме саны үткән елда 7,1% ны тәшкил итте. Һичшиксез, бу -халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең соңгы елларда безнең шәһәрдә һәм тулаем Республикада булган системалы үзгәрешләренең нәтиҗәсе.

Безнең шәһәрнең кан тамыры үзәкләрендә, аларның эшли башлаган көненнән алып, 7961 пациент дәваланган.

Ашыгыч медицина ярдәме больницасы базасындагы югары технологияле медицина ярдәме үзәгендә үткән елда 1041 югары технологияле медицина катнашлыгы үткәрелгән, 1884 пациент сугыш ветераннары госпитале базасында реабилитацияүттеләр.

Тәүлек буе медицина күзәтүе таләп итүче пациентлар өчен стационар койкалар бүген оптималь режимда эшлиләр. 2011 елда койкаларның әйләнеше1,5 % ка артты, пациентның койкада ятуының уртача дәвамлылыгы 10,3 көнне тәшкил итте.

Яр Чаллы - медицина технологияләрен гармонияле үстерүче һәм халкы сәламәт яшәү рәвешенә аңлы рәвештә хәрәкәт итүче шәһәр.

Монда төпле рольне безнең шәһәрдә инде 2 елдан артыкэшләүче сәламәтлекүзәкләре уйный. Бу чор эчендә 23180 кеше тикшеренгән, аларның 4518 е- балалар. Шуның белән бергә, сәламәтлек үзәкләре эшчәнлекләренең анализы күрсәткәнчә, үткән 2011 ел белән чагыштырганда, кабат килүчеләрнең саны 10 тапкыр артты. Пациентларның кабат килүләре табиблар рекомендацияләрен үтәгәннән,савыктыргыч чаралар үткәргәннән, яшәү рәвешен үзгәрткәннән соң сәламәтлекләренең ничек үзгәрүен белергә теләү белән бәйләнгән. Бүген кешеләр үз саулыкларын саклауның әһәмиятлелеген һәм аңа үзләренең җаваплылыкларын аңлый башладылар дип ышаныч белән әйтергә мөмкин.

 2011 елда эшләүче халыкны өстәмә диспансерлаштыру өчен безнең шәһәрнең төрле тармакларыннан 19002 белгеч алынды. Алардан 431 кеше диспансер учетына алынды.

«2011 – 2012 елларда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауны модернизацияләү» программасы буенча 2011 елда перинаталь үзәк белән Кама арты балалар больницасы базасында ремонт эшләре башланды. Кызганычка каршы , безнең шәһәрнең төзү фирмаларының бөтен Республика буйлап һәм аның чикләре артында эш күләмнәре зур булганы аркасында, подряд оешмалар төзәтүгә август аенда гына тотындылар. Ләкин, 2011 елга билгеләнгән кыска вакытларга карамастан, эшләр тулы күләмдә эшләнеп бетте. Өстәмә билгеләнгән чаралар хисабына булган эшләр дәвам итәләр. Перинаталь үзәкне инвестицияләүнең гомуми күләме, 181 млн. сум планлаштырылган булган килеш, бүген инде 300 млн. сумга якын. Объект 2012 елның 20 нче мартына кадәр тапшырылырга тиеш. Яр Чаллы шәһәренең перинаталь үзәге - Республикабызның иң эре перинаталь үзәге ул һәм шушы оешмага Кама арты зонасы буйлап бала тапканда югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү буенча, балалар үлеме санын максималь киметү һәм аналар үлемен булдырмау буенча төп бурыч йөкләнә.

Перинаталь үзәк сәламәт балалар тууы буенча дәвалау оешмаларының үзара тәэсир итүләрен барлык аспектларында координацияләү ролен тулысынча үзенә алырга тиеш. Проблемаларның берсе булып, безнең шәһәрдә абортларның зур микъдарда булуы кала. Ә бу экстрагениталь патологияләргә, йөклелек һәм бала табу вакытында авырлыкларга китерә. Бу проблемаларны чишәр өчен медицина оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары, идарәара үзара тәэсир итү көчләренең консалидациясе белән комплекслы юл кирәк.

Кама арты больницасы балалар стационарын төзәтер өчен бу елда 212,9 млн. сум һәм медицина җайланмалары алу өчен 131,5 млн. сум билгеләнгән. Бина апрель аенда ук төзүчеләр өчен тулысынча бушатылачак. Төзәтү чорында оешмаларның күчү графигы һәм аларның урнашу урыннары билгеләнде. Бу ел беткәнче барлык ремонт эшләре төгәлләнергә тиеш.

2011 елда льготалы категорияле гражданиннарның күләме 10,2% ка артты.

Шәһәр буйлап 259 млн. сумга медикаментлар җибәрелгән . Алар арасыннан финанс ягыннан чыгымлы булган авырулар программасы буенча - 126,5 млн. сумга. Кыйммәтле препаратларны очсызракларына алыштыру 7 чыгымлы булган авыруларга кагылучы пациентларны тәэмин итүне 12,5% ка арттырырга рөхсәт итте.

2011 елда тармак максат программалары: «Балаларда хроник «В» гепатиты вирусының начар тәмамлануының һәм авырлашып китүенең профилактикасы» һәм «Йөрәк кан тамыры хирургиясе» профиле буенча югары технологияле медицина ярдәме алучы пациентларны дару препаратлары белән тәэмин итү» кертелде. Бу программалар кысаларында вируска каршы препаратлар белән медикаментоз ярдәмен 2,7 млн. сумга 10 бала һәм 0,77 млн. сумга 212 ВМП дан соңгы пациентлар алдылар.

2 инвалидны тәэмин итү өчен Республика бюджеттан 10 млн. сумга кыйммәтле дарулар тапшырылган.

Пациентлар дәвалауны ватан препаратларына переориентацияләү буенча чыгымнарны җитди түбәнәйтергә һәм күрсәтелгән ярдәмнәрнең күләмен арттырырга рөхсәт итәчәк эш дәвам итте.

2012 елның мартында дәвалау оешмаларының эш урыннарын медицина җайланмалары белән һәм шәһәр медицина оешмаларының бердәм информацион челтәрен төзү өчен туры килүче программалар белән җиһазлау башланачак. 1500 дән күбрәк эш урыны җиһазландырылачак. Сәламәтлек саклау министрлыгы планы буенча система 2012 елның декабрендә эшли башларга тиеш.

Челтәр һәрбер дәвалау –профилактика оешмаларында архивлаштыру һәм мәгълүматларга өзлексез гарантияле юл рөхсәт итеп кенә калмый һәм шулай ук күчереп язу, медицина документларын күчереп йөртү, бер типтагы кәгазьләрне кат-кат тутыру кебек искереп беткән процессларны бетерергә ярдәм итәчәк. Бу проектны тормышка ашыру тулысы белән оешмаларның баш табиблары җаваплылыгы астында, һәм ул вакытында эшләнергә тиеш.

2011 елда сәламәтлек саклау оешмалары буйлап урта эш хакы 15% ка артты һәм 12895 сумны тәшкил итте, урта медицина персоналында бу 12484, табибларда 21340 сум. Бу цифрлар «Сәламәтлек» милли проектының барлык түләүләрен, түләүле ярдәмнәрдән кергән табышлар һәм модернизацияләү буенча өстәмә түләүләрне кушканнан барлыкка килә.

2011 елда дәвалау оешмаларына кәсеп эшчәнлекләреннән кергән 14 млн. сумны да кертеп 36 млн. сумга җайланмалар алынды.

Шунысы куанычлы, 2012 елда балалар хастаханәләрен төзәтүгә 10 млн. сум каралган. Подряд белән алынган оешмаларга эшләргә рөхсәт итүне конкурс нигезендә башкарырга кирәклегеннән чыгып, шушы оешмаларның ихтирамлы җитәкчеләре сездән ремонт эшләрен вакытында үткәрү өчен барлык кирәкле оештыру эшләрен башкаруыгызны үтенәм.

 2011 елда гамәлдә бөтен шәһәр сәламәтлек саклау оешмаларында медхезмәткәрләрнең пациентлар белән, хезмәттәшләрнең үз-үзләре арасындагы мөнәсәбәтләрен регуляр мониторинглау буенча эш башланды, теоретик һәм тренинг дәресләре оештырылды. Бу елда шушы эш беренчелектә торачак. Пациентларга өзлексез анкеталау, хезмәткәрләргә тестлар, өйрәтүче семинарлар, тренинглар үткәреләчәк.

2011 елда шәһәрнең дәвалау-профилактика оешмаларының аеруча җаваплы һәм киеренке өлешләре эшчәнлеген тикшерү максаты белән 248 берәмлек аудио-видеорегистраторлар урнаштырылды. Шушы карар аркасында регистратураларда конфликтлы ситуацияләрнең микъдары 2 нче яртыеллыкта гына80% ка кимеде. Аларны урнаштыру барлык медицина һәм юридик аспектларын саклау белән эшләнгән, ул пациентларның шәхси һәм медицина мәгълүматларын читкә чыгармаска мөмкинлек бирә. Мәгълүматларга юл чикләнгән шәхесләргә генәбирелә. 2012 елда бөтен оешмаларда эшләр дәвам итәчәкһәм тагын 210 видеокамера урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International