Казанга килгәч, Леонид Рошаль республикабыз җитәкчелеге һәм медицина җәмәгатьчелеге алдында доклад белән чыгыш ясаячак. Әңгәмәнең төп темасы: «Россия сәламәтлек саклау тармагын камилләштерүдә һәм үстерүдә гражданлык җәмгыятьләренең роле». Утырышта Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең урынбасары С.Б. Дорофеев һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов катнашачаклар.