15 сентябрьдә «Крылья Советов» паркында Казан дәүләт медицина университеты «Аеклык көне» акциясен үткәрәчәк. 14: 00 сәгатьтән башлап 17: 00 сәгатькә кадәр бәйрәм кунаклары «Сәламәтлек мәктәбе» кысаларында түләүсез үзләренең буйларын, авырлыгын, артериаль кан басымын үлчи, үпкәләрнең яшәү сыешлыгын билгели, кандагы глюкоза дәрәҗәсен билгели, электрокардиограмма төшертә алачаклар.
«Аеклык көне» акциясе «Мәгълүмат гигиенасы» фәнни-белем бирү проектын, «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU