Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курс студентлары ТКҮРКХнең 2нче номерлы сырхауханәсенә килеп киттеләр. Бу егетләрнең барысы да «шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча белем ала, шуңа күрә мондый экскурсия таныштыру экскурсиясен генә түгел, ә, барыннан да элек, танып белү характерын да йөртә.
Мондый очрашулар беренче ел гына узмый, алар инде беренче курс студентлары өчен матур традициягә әверелде. Икенче юлы сырхауханәнең табиблары һәм шәфкать туташлары шушы студентлар белән шунда ук, әмма мәҗбүри практика кысаларында очрашачаклар.