VI Халыкара «Сыйфатның бөтендөнья стандарты: фикердән тормышка ашыруга кадәр. Лидерлар тәҗрибәсе» конференциясе чикләрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән «МЕДСИ» КТ» АҖ арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.
Килешү хезмәттәшлекне үстерүне һәм дәвалауның инновацион технологияләрен куллану буенча һәм махсуслаштырылган, шул санда югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүнең түбәндәге профильләр: онкология, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, травматология һәм ортопедия, урология, гинекология, реабилитация һәм тернәкләндерү буенча тәҗрибә алмашуны күздә тота. Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше – мәгариф циклларын, мастер-классларны, Мәскәүдә «Медси» КТ» АҖнең әйдәүче клиникаларында эш урыннарында стажировкалар уздыру.