Казан медицина көллиятендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Тармак ветераннарын ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева котлады. Котлау сүзендә ул, Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсендә өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын һәм иминлеген арттыруга юнәлдерелгән «Демография» милли проектын һәм «өӨкән буын» регион проектын тормышка ашыруда катнашуын билгеләп үтте. Очрашуга республика һәм шәһәр хастаханәләренең баш табиблары, бу ветераннар алар белән эшне яхшырту буенча үз теләкләре һәм үгет-нәсихәләре белән уртаклаша алсыннар өчен чакырылган иде.