Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7798 тапкыр чыктылар

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7798 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1351 тапкыр чыктылар.

Бәхетсезлек очракларына медиклар 971 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 64 тапкыр. Бу ЮТҺдә 68 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 41 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 10 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 83 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6053 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары –58, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 183.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 107гә артты (бәхетсезлек очраклары һәм бала табу исәбенә). Янгыннар буенча мөрәҗәгатьләр саны 13кә кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 18гә, бала табу буенча – 2гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 5кә артты.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 104кә артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International