ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында коррупциягә каршы тәэсир итү буенча комиссия утырышы булды. Көн тәртибендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең 2018 ел эчендәге керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре каралды. Кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Аберхаева 2019 елның беренче яртыеллыгында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Коррупциягә каршы программасының үтәлеше турында сөйләде.