БРКХ «Күз яшьләрсез дөнья» программасы буенча яңа җиһазларга 3 млн сум акча алды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 10 октябрендә Балалар республика клиник хастаханәсе «Күз яшьләрсез дөнья» хәйрия программасы кысаларында 3 млн. сумлык акчалата сертификат алды. Бу акчага медучреждение электрокардиография үткәрү өчен аппаратлар, шулай ук хирургия бүлеге өчен медицина инструментларын сатып алачак.

«Күз яшьләрсез дөнья» — ВТБ банкының үз хәйрия программасы, ул балалар сәламәтлек саклау учреждениеләренә ярдәм итү һәм балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен булдырылган. 2019 елда 25 акция — Мәскәү хастаханәләрендә 4 һәм регионнарда 21 чара планлаштырылган. «Күз яшьләрсез дөнья» программасы гамәлдә булган 16 ел эчендә бөтен Россия буенча йөзләгән балалар хастаханәсенә ярдәм күрсәтелде. Быел ВТБ банкы балалар медицина учреждениеләренә финанс ярдәме күрсәтүгә 75 млн. сумнан артык акча бүлеп бирде, бу 2018 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International