Чистай ҮРХдә гериатрия кабинеты эше турында сөйләделәр

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

«Чистай ҮРХ» ДАССУдә әле күптән түгел генә гериатрия кабинеты эшли башлады. Ул хастаханәдә «Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләп чыгару һәм тормышка ашыру» региональ проектының,  «Демография» илкүләм проектының чараларын тормышка ашыру һәм «Гериатрия» профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү кысаларында барлыкка килде. Медицина ярдәме чистайлыларга гына түгел, Алексеевск, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләргә дә күрсәтелә.

Кичә ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин, Чистай муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Константин Иванов һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова гериатрия кабинеты эшчәнлеге белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International