БРКХдә «Педиатр көне» дигән семинар-киңәшмә узды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсе җирлегендә «Татарстан Республикасында балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру» темасына республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда катнашучыларны ТР ССМ Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсенең балаларга медицина ярдәме һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлегенең башлыгы, м.ф.к. Елена Игнашина сәламләде.

Конференция республиканың балаларына медицина ярдәмен күрсәтүне яхшырту өчен оештырылган. Белгечләр балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатына экспертлар анализы турында һәм сабыйлар үлеме очракларын кисәтү буенча чаралар турында фикер алыштылар. Киңәшмә барышында ТР медицина учреждениеләренең баш табиблары, профильле урынбасарлары һәм район педиатрлары чыгыш ясадылар. Семинар ахырында дискуссия узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International