Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7807 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7807 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1281 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 962 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 52 тапкыр. Бу ЮТҺдә 52 кеше зыян күрде, 2 кеше һәлак булды, 30 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга табиблар 7 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 69 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6079 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 53, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 189.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 9га артты (авырулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 12гә, янгыннар буенча – 3кә, бала табу буенча – 14кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 5кә кимеде. Инсультлар буенча мөрәҗәгатьләр саны 6га артты.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 70кә кимеде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп юнәлтү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International