Узган атнада Түбән Кама шәһәре Балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 600 мөрәҗәгать теркәлде. Сырхауханәгә КРВЙ диагнозы белән 420 пациент мөрәҗәгать итте. Йогышлы авырулар бүлегенә - 69 кеше, шуларның 37 хастаханәгә салынган.
Табибларга ярдәм артыннан 403 кеше килде. Аларның 67 – урам травмалары, 33 – сынулар белән.
Узган 7 көн эчендә Түбән Кама перинаталь үзәгендә 77 бала дөньяга килде. Кисешү юлы белән – 23, чит шәһәрләрдән – 18. Хатын-кызлар консультациясендә хәзер 1480 булачак әни учетта тора.
Бүгенге көндә ДБХдә 358 бала стационарда дәвалана. Яңа туган балалар патологиясе бүлегендә – хәзер 32 бала һәм 18 әни.