1993 елдан башлап БССО тарафыннан октябрь ае Бөтендөнья күкрәкнең яман шешенә каршы көрәш ае дип игълан ителгән. Моннан тыш, ел саен 15 октябрьдә дөньяның 44 илендә Бөтендөнья сөт бизенең яман шешенә каршы көрәш көне үткәрелә.
Яше нинди булуга карамастан, ел саен табиб-маммологка бару барлык хатын-кызларга тәкъдим ителә. 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга 2 елга 1 тапкыр маммография узарга (диспансерлаштыру кысаларында) киңәш ителә.
Республика онкодиспансерында түләүсез цифрлы маммология тикшеренүе үткәрелә, аны Татарстан Республикасында яшәүче 50 яшьтән алып 69 яшькә кадәрге хатын-кызлар уза алалар.
Моның өчен кирәк:
• паспорт;
• иминият компанияләренең медицина полисы – АкБарс, ЧулпанМед, Спасение;
• СНИЛС;
• 202-2-392 номеры буенча язылырга.