Казанда Идел буе фәнни-гамәли конференция чикләрендә «ТРның иң яхшы беренчел кан тамырлары үзәге – 2019» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Беренче урынны Арча ҮРХ коллективы алды, икенчене – Түбән Кама Беренчел-кан тамырлары үзәге, өченчене – Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе. Конкурста барлыгы Татарстанның 17 кан тамырлары үзәге катнашты.
Кан тамырлары үзәкләре вәкилләренә конкурста җиңү өчен диплом һәм статуэтка гына түгел, инсультология буенча конференциягә бару өчен сертификатлар да тапшырдылар, шуларның берсе – чит илгә бару.