Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә ничек кан тамырлары һәлакәтен кисәтергә кирәклеге турында сөйләделәр

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУдә кан тамырлары һәлакәтен кисәтү алымнары турында сөйләделәр. Кичә чаллылыларны интерактив семинарга чакырдылар. Беренчел кан тамырлары үзәге мөдире, югары категорияле табиб-невролог, м.ф.к. Наталья Веретенникова инсульт һәм медицина ярдәмен күрсәтүнең төп этаплары турында сөйләде. Үзәкнең өлкән шәфкать туташы Татьяна Музафарова инсультның беренче билгеләре турында, аларны игътибарсыз калдырмау мөһимлеге һәм авыруларга госпитальгә кадәр ярдәм күрсәтү турында хәбәр итте. Шулай ук барлык катнашучыларга да киңәшләр белән белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International