Түбән Кама Өченче буын университетының студентларын сулыш гимнастикасына өйрәттеләр

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсенең Консультатив-диагностик сырхауханәсендә Өченче буын университеты студентлары өчен чираттагы дәресләр узды.  Башта өлкән кешеләр сулыш гимнастикаларының нинди төрләре булуы, ничек дөрес суларга һәм сулыш алу күнегүләре ярдәмендә нинди авыруларны җиңәргә мөмкин булуы турында лекцияләр тыңладылар. Шуннан соң студентлар сулыш гимнастикасын үтәргә керештеләр. Медицина көллиятенең тәҗрибәле укытучысы Лариса Архипова белән бергә суладылар. Укытучы Стрельникова системасы буенча сулыш техникаларын күрсәтте.

Сәламәт яшәү рәвешенә багышланган дәресләрнең оештыручылары – ТКМР буенча ССИ, Медицина профилактикасы үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International