Яр Чаллы госпиталендә хезмәтне саклау буенча укулар узды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУ хезмәткәрләре хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча укулар уздылар.

«Прогресс» укыту үзәгеннән лектор Госпиталь хезмәткәрләренә кеше сәламәтлеген һәм эшкә сәләтлелеген саклауга юнәлдерелгән хезмәтне саклау буенча закон һәм норматив-хокукый актларының барлык үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таләпләрен җиткерде. Укулар җитештерүдә травматизмнарны һәм һөнәри авыруларны профилактикалау максаты белән үткәрелде. Укуларны баш табиб, баш табиб урынбасарлары, бүлек мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International