Татарстан табиблары СПИД буенча XVII Европа конференциясендә катнашалар

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 6 ноябреннән башлап 9 ноябренә кадәр Швейцариядә Европа СПИД буенча клиник җәмгыяте (EACS) тарафыннан традицион рәвештә оештырыла торган XVII Европа конференциясе (European AIDS Conference) уза.

Табиблар, галимнәр, активистлар, халыкара ассоциацияләр һәм җәмгыятьләр вәкилләре ВИЧ-йогышын дәвалау һәм профилактикалау өлкәсендә соңгы фәнни казанышлар һәм эшләнмәләр, шулай ук аларны көндәлек клиник практикага кертү перспективалары турында фикер алышачаклар.

Татарстан Республикасыннан бу конференциядә «ТР ССМ Республика СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча үзәге» ДАССУнең белгечләре: оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Артур Әлмөхәммәтов; баш табиб урынбасары, Яр Чаллы шәһ. филиалы җитәкчесе Айдар Бешимов; табиб-педиатр Мария Отмахова; профилактика бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Надежда Иванова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International