БРКХнә халыкара компания вәкилләренең делегациясе килеп китте

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсенә эш визиты белән «InterHealthCanada» компаниясе вәкилләренең делегациясе килеп китте. Әлеге очрашу «ЦРМ-Праксис» проекты кысаларында икенче булды. Клиника җитәкчелеге һәм делегатлар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Визит кысаларында тернәкләндерү бүлеге буенча тулырак экскурсия оештырылды, аның барышында бүлекнең мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International