Яр Чаллы шәһ. КБМҮ «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча яңа буын рентгенология комплексын алды

2019 елның 8 ноябре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә "РЕНЕКС-РЦ" яңа цифрлы рентген диагностик комплексы китерелде. Җиһазлар «Татарстан Республикасы Балалар сәламәтлек саклавын үстерү, балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп» региональ проектын һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыру чаралары кысаларында алынды.

Яңа рентген КБМҮнең консультатив-диагностик сырхауханәсендә урнашты. Аның төп өстенлеге – нәтиҗәнең пленкада түгел, ә цифрлы форматта күрсәтелүе. Цифрлы технология тикшеренү процессында компьютер экранында югары сыйфатлы диагностика сурәте алу мөмкинлеге бирә, бу экспресс-диагностика үткәрергә мөмкинлек бирә. Бу хастаханәнең кабул итү һәм травматология бүлекләре шартларында бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International