Түбән Камадан табиб травматолог-ортопед тез буынының гонартрозы турында сөйләде

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама ҮРХ травматология бүлегенең табиб травматолог-ортопеды Адам Эльдиев гонартрозның этиологиясенә һәм патогенезына иң киң таралган карашлар турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта еш ишетергә мөмкин булган иң актуаль теория – буыннарны артык йөкләү теориясе, бу – патологик процессларның бөтен комплексын җимерүгә алып бара торган һәм ачып җибәрә торган төп теорияләрнең берсе. Монда хәрәкәтләр алгоритмы шактый гади, бу – процессларны нормальләштерү, нормага кертү һәм шуннан соң  керпечне төзәтергә торышу», –  дип билгеләде Адам Эльдиев.

Ул авыруның үсешенә тән массасының тиз үсеше дә йогынты ясавын аерым билгеләде. Шулай ук Адам Эльдиев бу авыруны дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләде, башка илләрдән килгән табибларның төрле киңәшләрен мисал итеп китерде.

Чыгыш ахырында табиб гонартрозны дәвалауның хәзерге заман һәм нәтиҗәле алымнарын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International