Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында БРКХ карамагында булучылар – кечкенә пациентлар һәм аларның әти-әниләре «Игелекле кешеләр шәһәре» хәйрия оешмасы белән берлектә «Мин вәгъдә итәм» йөгерешендә катнаштылар. Йөгерешнең идеясе – үзеңә вәгъдә бирү һәм куелган максатка хәрәкәтне башлау. Балалар үзләренең старт номерларында нәрсә турында язуларын аңлау кыен түгел... "Тизрәк терелергә".
Йөгерештән соң барысы да хәйриячеләрдән «алтын» медальләр, татлы ризыклар һәм бүләкләр алдылар.