«Бирмәскә-Алмаска!» Республика яшьләр коррупциягә каршы программасының активистлары ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан яшьләренең коррупциягә каршы белемнәрен арттыруны дәвам итәләр.
Чистай шәһәренең бюджет оешмалары коллективлары командалары «Гадел квиз» интеллектуаль уенында катнаштылар. Ярыш 4 турда узды: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Филворд»,«Кайда логика?», «Финиш». Моннан тыш, команда лидерлары коррупциягә каршы образ сурәтен ясадылар.
«Чистай ҮРХ» ДАССУнең яшьләр советы рәисе, АМЯС фельдшеры Александр Сидоров куелган бурычны бик яхшы үтәде. Чистай ҮРХ командасының барлык әгъзалары интерактив ярышларның барлык турларында бердәм һәм актив катнаштылар.
«Гадел квиз» уены нәтиҗәләре буенча «Чистай ҮРХ» ДАССУнең яшьләр советы командасы беренче урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде. Хезмәттәшләребезне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!