2019 елның 14-17 ноябрендә Казан ДМУда «Россия Студентлар отрядлары» Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының студентлар медицина отрядларының мәктәбе узачак.
Мәктәп ачылу һәм команда төзүгә тренинг 14 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә булачак. 15 ноябрьдән башлап 16на кадәр Казан ДМУ җирлегендә юнәлешләр буенча секцияләр, шулай ук Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау лидерлары белән очрашулар узачак.
Чараны оештыручылар – Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) булышлыгында Казан ДМУ һәм «Россия Студентлар отрядлары» Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы. Чара яшьләр проектларын гамәлгә ашыруга грант чикләрендә үткәрелә.