Шикәр диабеты вакытында күзләр зарарлану турында РКХдә сөйләделәр

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсендә «Шикәр диабеты вакытында күзләр зарарлану» дигән пациент мәктәбе булды.

Югары категорияле табиб-офтальмолог, лазер хирургы Габбасова Елена Вячеславовна шикәр диабеты булган пациентларда күз авырулары турында сөйләде.

Диабетик ретинопатия – шикәр диабетының иң киң таралган катлаулануы, эшкә яраклы халык арасында күрү буенча инвалидлыкның төп сәбәпләренең берсе.

Диабетик ретинопатияне профилактикалау – шикәр диабетының максималь тотрыклы компенсациясе, артериаль кан басымын нормальләштерү һәм липид алмашуының бозуларын коррекцияләү булып тора. Шикәр диабеты булган пациент офтальмолог белән диагноз куелуга ук карап тикшерелергә тиеш.

Беренчел тикшерү вакытында күзләрнең диабетик үзгәрешләре ачыкланмаса, алга таба караулар елга бер тапкырдан да ким булмаган күләмдә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International