РКХнә Израиль клиникаларының гематология хезмәте җитәкчесе килеп китте

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

«Рамбам» (Хайфа, Израиль) клиникаларының гематология хезмәте җитәкчесе, профессор Цили Цукерман Республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Очрашуда клиника коллективы белән профессор миелом авыруы белән пациентларга ярдәм күрсәтүнең оештырылуы һәм гамәли мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бу елның октябрендә профессор катнашуы белән «Рамбам» МҮдә (Хайфа шәһ., Израиль) һәм доктор Р.Шварцман катнашуы белән РКХдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Ак барс-Медицина" ҖЧҖ булышлыгында фәнни-гамәли семинар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International