Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8112 тапкыр чыктылар

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8112 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1159 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 744 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 47 тапкыр чыктылар. Бу ЮТҺдә 46 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 27 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 15 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 65 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6643 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 63, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 196.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 387гә артты, авырулар белән бәйле. Җәмәгать урыннарына мөрәҗәгатьләр саны 74кә, бәхетсезлек очраклары 1гә, ЮТҺ 3кә кимеде. Авырулар буенча мөрәҗәгатьләр саны 403кә, көчле миокард инфарктлары 12гә һәм баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары 12гә артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International