Хәзерге вакытта Чистай районында «Чистай ҮРХ» ДАССУнең сырхауханәләрендә өлкән халыкны гриппка каршы иммунизацияләү дәвам итә. Авырулар санының күрсәткечләре барлык яшь төркемнәрендә дә эпидемик чик күләмнәренең исәп күрсәткечләреннән түбәнрәк. Вакцинада 2019-2020 эпидемия сезонында булачак грипп вирусларының актуаль А/ (H1N1), A /(H3N2) һәм В штаммнары бар.
Гриппның куркыныч өзлегүләр китереп чыгаруын истә тоту мөһим, бигрәк тә тиешле дәвалау булмаганда: пневмония, үпкә абсцесслары, миокардитлар, энцефалитлар, менингитлар, шулай ук синуситлар, отиталар, ангиналар һ.б. Гриппның авыр формаларыннан үлем очраклары булырга мөмкин.