Әлмәттә паллиатив ярдәм буенча Бөтенроссия конференциясе узачак

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 14 ноябрендә Россиянең динамик үсештәге регионнарының берсе булган нефть башкаласы – Әлмәт илебезнең паллиатив медицина профессионалларын җыя. Татарстан Республикасының кунакчыл җирендә «Паллиатив ярдәм. Һөнәри осталык һәм шәфкатьлелек аша тормыш сыйфатына» дигән Бөтенроссия конференция узачак.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) статистикасы нигезендә, бүген бөтен дөньяда паллиатив медицина ярдәмен аңа мохтаҗ кешеләрнең нибары 14%ы гына ала. Чагыштыру өчен, Россиядә 1,5 миллионга якын кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International