2019 елның 14-15 ноябрендә Казанда Идел буе федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференциянең фәнни программасы медицина һөнәри коммерцияле булмаган оешмалар катнашында Өзлексез медицина белеменең төп принципларын эшләп чыгару моделе кысаларында үткәрелә торган белем бирү чараларына куелган таләпләргә һәм күрсәтелгән чараларны бәяләү процедурасына туры китереп әзерләнде.
Катнашучылар саны – 350 кеше. Конференциядә Россия Федерациясе регионнарының дерматовенерологлары – тире-венерология диспансерларының җитәкчеләре, дерматовенерология кафедраларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, практик табиблар катнашачаклар.
Конференция программасында секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, практикумнар, презентацияләр каралган.