Түбән Камада яңадан «Сәламәтлек трамвае» линиягә чыкты. Вагон Медицина профилактикасы үзәге һәм ТКҮРКПХ инициативалары буенча барлыкка килде һәм шунда ук Түбән Камада торучыларда кызыксыну уятты. Бүген Медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше алып баручы беренче пассажирларга кәнфитләр өләштеләр, шулай ук социаль сораштыру үткәрделәр.
«Шәһәр электротранспорты» җитәкчесе Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллинга вагон бортын бушлай файдалануга тапшырганнары өчен зур рәхмәт», – диде Медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Равил Гарипов.
«Сәламәтлек трамвае» барлык маршрутлар буенча йөриячәк, анда даими рәвештә профилактик акцияләр уздырылачак.