2020 елга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы эшендә өстенлекле юнәлешләр турында ДТРК–Татарстан телеканалы эфирында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.
Программаның язмасын 13 ноябрь көнне 17.00 сәгатьтә «Вести-Татарстан» программасында Россия–1 телеканалында карагыз. Киңәйтелгән версия 15.00 сәгатьтә Россия–24 телеканалында чыгачак.
Республиканың һәр кешесе үз тавышын ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Халыктан сорау алу» бүлегендә һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында бирә ала. Тавыш бирү 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Иң күп тавыш җыйган приоритетлар арасында 2020 елга 5 тән 7 гә кадәр өстенлекле максат сайланып алыначак. Моның турында декабрьдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында белдерәчәкләр.