БРКХдә «Йөрәктән йөрәккә» акциясе уза

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Ел саен «Игелекле кешеләр шәһәре» Хәйрия фонды БРКХнең онкогематология бүлегендә авыручы балалар белән янәшә булган ата-аналарга ярдәм итү өчен «Йөрәктән йөрәккә» дигән акция уздыра. Ноябрь дәвамында баланы карау өчен гигиена чараларын, көнкүреш химиясен һәм техниканы хәйрия максатларында җыю бара. Акция ноябрь ахырында әниләр өчен концерт белән тәмамланачак.

Шулай ук акция профилактик характерда бара, белгечләр һәм ата-аналар клиника шартларында авыручы балаларны карау буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Бүлекчә балалары өчен артистлар һәм аниматорлар, конкурслар һәм бүләкләр белән бәйрәм концерты оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International