Мәгариф һәм сәламәтлек турында Казан укытучыларына сөйләделәр

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары мәктәпләре укытучылары өчен мәгариф һәм сәламәтлек турында семинар-киңәшмә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвеше бүлеге оештырды.

Педагоглар алдында гигиена тәрбиясе буенча табиб, район педиатры, психиатр-нарколог, дерматовенеролог һәм психотерапевт чыгыш ясадылар.

Семинар барышында грипп һәм ОРВИ профилактикасы, наркомания, тәмәке тарту, алкоголизм, укучыларны җенси һәм әхлакый тәрбияләү мәсьәләләре, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International