«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ белгечләре күз авырулары барлыкка килү ихтималын минимумга җиткерү өчен түбәндәге киңәшләрне үтәргә киңәш итәләр:
1. Авыру кузгатучы факторларны булдырмаска (бүлмәдә яктырту шактый якты булырга тиеш, компьютер артында эшләгәндә һәр 20 минут саен тәнәфес ясарга һәм күзләр өчен гимнастиканы үткәрергә кирәк, телевизорны озак карарга ярамый).
2. Күрү органнары авыруларын профилактикалау үз эченә спорт белән шөгыльләнүне, актив яшәү рәвешен ала.
3. Начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Әйтик, тәмәке тартуны ташлап, катарактаның үсеш куркынычын берничә тапкыр киметергә була.
4. Мөмкин булганча стресслы хәлләргә юл куймаска.
5. Дөрес туклану.