Чистайда бактерияләргә каршы терапияне сайлауда рациональ алым турында фикер алыштылар

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең стационары җирлегендә «Бактерияләргә каршы терапияне сайлауда рациональ якын килү» районара семинары узды. Анда республиканың җиде районыннан – Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Норлат, Спас һәм Чистай районнарыннан гомуми практика табиблары, табиб-неврологлар һәм башка белгечләр катнаштылар. Эксперт булып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш клиник фармакологы, Казан дәүләт медицина академиясенең клиник фармакология һәм фармакотерапия кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Максим Максимов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International