Казанда Бөтендөнья диабет белән көрәшү көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

14 ноябрьдә бөтен дөньяда диабет белән көрәшү көне билгеләп үтелә. 1991 елда Халыкара диабетик федерация һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инсулин ачучыларның берсе булган Фредерик Бантинг хөрмәтенә бәйрәмне рәсмиләштерделәр, табиб 1891 елның 14 ноябрендә Канадада туган. БССО мәгълүматларына караганда, бүген бөтен дөньяда 422 миллионнан артык кеше авырудан интегә.

Казан табиблары авыруны иртә диагностикалауның кирәклеге турында белдерәләр, аның иң гади ысулы –  глюкозаның дәрәҗәсен билгеләүгә кан анализы.

Казан эндокринология диспансерының балалар эндокринологы Эльмира Хәлиуллина һәр кешене сагайтырга тиешле беренче типтагы диабетның өч төп симптомын атады: "Беренче типтагы диабетны даими сусау, полиурия – еш сидек бүлеп чыгару һәм авырлыкның сәбәпсез кимүе кебек симптомнар буенча танырга була. Әгәр даруларны кабул итмәсәң һәм табиб киңәшләрен үтәмәсәң, диабетның өзлегүләре бик куркыныч булырга мөмкин. Өзлегүләр күзләргә, бөерләргә, йөрәккә һәм аякларга тәэсир ясый».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International