«Шикәр диабетын профилактикалау» темасына «түгәрәк өстәлне» Яр Чаллы шәһ. «4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең хезмәткәрләре 2019 елның 14 ноябрендә оештырдылар.
Очрашуга 90нан артык кеше килде. Пациентлар бик күп файдалы мәгълүмат белделәр: авыруны профилактикалаудан башлап иртә диагностикалауга һәм дәвалауга кадәр. Шулай ук лектор, табиб-эндокринолог Лиана Нуршат кызы Корбанова белән дә шәхсән аралаштылар. Барлык кунаклар да шикәр диабетын профилактикалау, туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча белешмәлекләр, үз-үзеңне тикшерү көндәлекләре һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча 4 глюкометрга ярышлар узды.