Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7962 тапкыр чыктылар

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7962 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1161 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 712 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 39 тапкыр чыктылар. Бу ЮТҺдә 41 кеше зыян күрде, 2 кеше һәлак булды, 27 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга медиклар 18 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 80 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6151 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 67, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 192.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 150гә кимеде .ЮТҺ саны 8гә, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары 4кә , бәхетсезлек очраклары 32гә кимеде. Җәмәгать урыннарына мөрәҗәгатьләр саны 2гә, янгыннарга 3кә , бала табуга 15кә, миокард инфарктларына 2гә артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International