Татарстан белгечләре РФ ССМ ВИЧ-йогышын профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау буенча профильле комиссия утырышында чыгыш ясадылар

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-йогышын профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау буенча профиль комиссиясенең утырышы Санкт-Петербургта булды.

Киңәшмәдә Идел буе федераль округы буенча ВИЧ-йогышны диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча штаттан тыш баш белгеч, «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү буенча РҮ» ДАССУнең баш табибы Нияз Галиуллин һәм медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова катнаштылар. Көн тәртибендә 2020 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә ВИЧ-йогышына каршы торуның дәүләт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча һәм 2016 елның 20 октябреннән №2203-р РФ Хөкүмәтенең боерыгы белән расланган алдагы перспективага каршы тору буенча чараларның үтәлеше турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International