«Чистай ҮРХ» ДАССУнең перинаталь үзәгендә 17 ноябрьдә билгели торган Халыкара җитлекми туган бала көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
2019 елның 10 ае эчендә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең бала тудыру йортында 740 бала дөньяга килде. Аларның җитлекми туган, тән массасы 1500 граммнан кимрәк булган өч сабый.
Тантаналы очрашуга әле күптән түгел генә Чистай бала тудыру йортында булган әниләр һәм аларның балалары чакырылган иде, чөнки алар билгеләнгән вакыттан алда туганнар. Барлык катнашучыларга сәламләү сүзе белән Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин мөрәҗәгать итте.