ТТР Диабетик инвалидлар җәмгыяте рәисе Илшат Гарипов: «Без актив тормыш рәвеше өчен!»

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

БРКХдә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне хөрмәтенә зур бәйрәм узды. Бәйрәм кунакларының берсе «Татарстан Республикасының Диабетик инвалидлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының рәисе Илшат Гарипов булды.

«Без хәйрия акцияләре белән генә шөгыльләнмибез, безнең эшчәнлеккә дарулар белән тәэмин итү буенча диабетик пациентларның хокукларын, медицина билгеләнешендәге әйберләр һәм чыгым материаллары, гомумән, теләсә нинди социаль һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча да яклау кебек җитди аспектлар да керә. Шулай ук шушы авыруны профилактикалау белән бәйле төрле акцияләр, чаралар уздырабыз. Проектларны тормышка ашырабыз. Мәсәлән, без гамәлгә ашырган соңгы проектларның берсе – «Тигездән тигезгә», – дип сөйләде Илшат Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International