2019 елның 14 ноябреннән алып 20 ноябренә кадәр Чистайда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, ЮТҺ нәтиҗәсендә үлем санын һәм имгәнүләрне киметү, юлда хокук бозуларга каршы тору максатларында чаралар комплексы уздырылды.
Шулай итеп, 19 ноябрь көнне мәйданда Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы полиция майоры Рафис Гарифуллин, ЮХИДИ бүлегенең административ законнарны үтәү инспекторы Руслан Садыйков, Чистай ҮРХнең ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, шәһәрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм хәрәкәттә катнашучыларның барысын да юлларда куркынычсыз тәртипкә өндәү өчен җыелдылар.