Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше бүген төнлә «Казан» халыкара аэропортына килеп җитте, аннан 02 сәг. 15 минутта Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең бригадасы белән Республика клиник хастаханәсенең травмаүзәгенә китерелде. Аларның торышы тотрыклы, уртача авыр хәлдә дип бәяләнә.
ЮТҺдә зыян күргән тагын бер Казанда тыручы хатын-кыз кичә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Н. Приоров исемендәге травматология һәм ортопедиянең ММТҮнә урнаштырылды.
Бер зыян күргән кеше Доминикан республикасы госпиталендә калып тора. Россия Федерациясенә транспортлау датасы билгеләнмәгән.
Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына Доминикандагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән Татарстан туристларын медицина ярдәме белән тәэмин итү өчен китерергә йөкләде. Дүрт Татарстан туристы Доминикан Республикасында һәлакәткә, 26 ноябрьдә Россиянең 51 туристы булган автобус йөк машинасы белән бәрелешкән вакытта, эләккән.