Шәһәрнең стационарлары календарь буенча атнаның барлык көннәрендә тәүлек буе эшлиләр. Пациентларны госпитализацияләү авыруның профиленә карап территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла.
Бала тудыру йортлары календарь буенча атнаның барлык көннәрендә тәүлек буе эшлиләр. Йөкле һәм бала табучы хатын-кызларны госпитализацияләү территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла.
Гинекология стационарлары календарь буенча атнаның барлык көннәрендә тәүлек буе эшлиләр. Кичектергесез гинекология ярдәме территориаль принцип буенча күрсәтелә.
Өлкәннәр челтәре сырхауханәләре 2019 елның 31 декабре-шимбә графигы буенча, 2020 елның 1 гыйнварыннан алып 8 гыйнварына кадәр бәйрәм графигы буенча 09.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр эшлиләр.
Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары барлык бәйрәм көннәрендә беренчел мөрәҗәгатьләре булган пациентларны, яшәү урынына бәйсез рәвештә, кабул итәләр.