Татарстанда яшәүче хатын-кызлар бушлай маммографик тикшеренү уза алалар

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Онкология авыруларында иң мөһиме – иртә диагностика. Маммография сөт бизенең яман шешен диагностикалауда алтын стандарт булып тора. Фәнни расланганча, башлангыч стадиядә ачыкланган яман шеш очракларның 90-95%ы дәвалана.

Татарстан Республикасында яшәүче 50 - 69 яшьлек хатын-кызлар ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерында сөт бизләренең яман шешләрен булдырмау буенча тикшеренү уза алалар.

Үзең белән алырга кирәк:

— паспорт;

— медицина полисы;

— СНИЛС.

ТР ССМ РКОДда маммографик скринингка алдан язылу өчен телефон: (843) 202-23-91

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International