Сәламәтлек саклау легендасы Татьяна Емелина 99 яшьлеген билгеләп үтте

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелина 99 яшьлеген билгеләп үтте. Татарстан сәламәтлек саклау легендасының туган көне уңаеннан тантаналы очрашу Казан медицина көллиятендә узды. Юбилярны хезмәттәшләре, укучылары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котладылар.

Татьяна Андреевна 20 яшендә фронтка китә, бөтен сугышны үтеп, дистәләгән мең гомерне саклап кала. Ул Ленинград, Курск дугасындагы сугышларда, Украина, Молдавия, Польша һәм Германияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң гомерен балаларга һәм аналарга медицина ярдәме күрсәтүгә багышлый, 12 ел ТАССР сәламәтлек саклау министры урынбасары вазыйфасын башкара.

Татьяна Андреевна Емелинаның исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә һәм Казанның Мактау Китабына кертелгән.

Күптән түгел Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә ТАССРның 100 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасының 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Татарстанның 100 медигы» мәкаләләр циклы кысаларында Татьяна Емелина белән интервью бастырып чыгарган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International