Татарстан Республикасы Дәүләт архивы Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге белән берлектә медицина оешмаларының архив белгечләре һәм эш җитештерүчеләре өчен күчмә семинар-киңәшмә үткәрде. Чара Әлмәт ҮРХдә узды.
Семинарда Әлмәт шәһәре һәм якын-тирә районнар: Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән һ. б. медицина оешмаларының архив хезмәткәрләре катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта медицина оешмаларында пациентларның медицина карталарын инвентаризацияләү буенча эш алып барыла. 2019 елның сентябреннән башлап РМКМҮ әлеге эшнең координаторы булып тора.