БРКХ хезмәткәрләре аралашу психологиясе буенча тренинглар уза

2020 елның 7 феврале, җомга

БРКХдә доцент, әйдәүче тренер, коуч, арт - терапевт Татьяна Савельева җитәкчелегендә тренингларның чираттагы циклы башланды. Хәзерге җәмгыятьтә аралашу психологиясе бик зур роль уйный. Дөрес фикерләү генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә үз фикереңне дөрес итеп күрсәтү дә мөһим. Кагыйдә буларак, конфликт вак-төякләр аркасында килеп чыга: алай карамаганга, алай әйтмәгәнгә. Татьяна Владимировна республикабызның төрле клиникаларының медицина персоналы белән 10 елдан артык эшләп, эш тәҗрибәсен туплаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International